Бадеева Лилия, выпускница

 

 

Ә ниләргә! 

Кояш көлә яз килгәнне белеп,

Эри карлар  җылы нурында.

Чәчәк атып килә умырзая,

Уйлый алар әни турында.

Бәйрәмгә күп бүләк эзләсәм дә,

Бик аз кебек тоелды барсы да.

Менә әни сиңа чәчәк җыям,

Яз чәчәге –шиңмәс умырзая.

Кар астыннан чыккан умырзая

Үлмәс чәчәк алар гомерлек.

Язлар саен үсә чәчәк атып

Әниләргә бирсеннәр өзеп.

Кулларымда минем умырзая,

Сузам әни сиңа бирергә.

Бүләк төсле чәчәк, янда үзем

Кайттым әни сине күрергә.

 

Кайтам әни (җыр)

Кайчан гына әле сабый идем,

Кай арада үстем шулай тиз.

Сөеп мине әнкәй кочагыңда,

-Бәхетле үс, -диден, - балам үс.

              Кушымта: 

Алчы әнкәй җылы кочагыңа

Килә минем сабый    буласым.

Сагынам йомшак кулларыңны,

Назларыңны килә тоясым.

             Кушымта: 

Кояш булдың әнкәй без үскәндә,

Якты йозең, назлы карашың.

Инде хәзер без дә үстек әнкәй,

Яшь үренә менә барасың.

               Кушамта: 

Кайтыр юлым якынайган саен,

Ешрак тибә минем йөрәгем.

Балам кайтыр диеп, чыккансыңдыр,

Ераклардан эзли күзләрем.